«Высоцкий исемле йолдыз»: шигъри кичә-портрет (12+)

24 гыйнвар көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен Владимир Высоцкийның тууына 85 ел тулуга багышланган «Высоцкий исемле йолдыз» дигән шигъри кичә-портрет уздырды. 

Ул заманча шагыйрь, талантлы автор җырлары башкаручысы, Таганка театрының даһи актеры һәм СССР Дәүләт премиясенә ия танылган киноактер. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар шагыйрьнең катлаулы иҗат юлы белән танышты, замандашлары өчен Высоцкийның кем булуы, нинди булып истә калуы, нәрсәләргә соклануы һәм ниләр яратмавы турында белде. Алга таба катнашучылар аудиоязмада бард-шагыйрь башкаруында «Если друг оказался вдруг…», «Кони привередливые» җырларын тыңлады һәм шигырьләр укыды. Чара «Высоцкий биеклеге» дигән эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Укучылар зур кызыксыну белән Высоцкийның үзе турында анкетасын тыңлады. Аның исеме белән күк йөзендәге йолдыз «ВЛАДВЫСОЦКИЙ», бульварлар, скверлар, урамнар аталган, ә безнең шәһәребездә Высоцкий мәйданы һәм һәйкәле бар. 

Шул кыска гына иҗади гомере эчендә Владимир Семенович безгә алты йөздән артык җыр һәм шигырьләр, күркәм театр һәм кино эшләре калдырган. 

 

Поделиться: